news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә армиядән качкан дезертирны тоткарладылар

Суд егетнең әлеге гамәлгә баруының сәбәпләрен ачыкларга тиеш.

(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ",  "Әлмәт таңнары"). 14 октябрь көнне полиция хезмәткәрләре хезмәт урынын үз белдеге белән калдырган өчен федераль эзләнүдә булган 25 яшьлек Әлмәт кешесен тоткарлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дезертирга катгый дисциплиналы хәрби часть яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Суд егетнең әлеге гамәлгә баруының сәбәпләрен ачыкларга тиеш. Әгәр ул җитди сәбәпләр аркасында хәрби частьтән китүен раслый алса, аны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100