news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе тоткарланган

Идарә башлыгы коррупциячел җинаятьтә шикләнелә.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Коррупциячел җинаятьтә шикләнелеп, “Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе” начальнигы тоткарланды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Әлмәт хокук саклау хезмәте 2017 елда коррупциягә кагылышлы 14 җинаять эше кузгаткан.

Районда Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, РФ Тикшерү комитеты, Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм администрация шундый төрдәге җинаятьләрне ачыклауда һәм туктатуда даими эш алып бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot