news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә арба таккан «УАЗ» машинасы әйләнгән

Бу хәлнең шаһитлары прицепка артык күп йөк төялгәнен искәртә: шул юл-транспорт һәлакәтенә китергән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәттәге юл-транспорт һәлакәте турында социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр таратты. 

Бу хәл 29 октябрьдә иртәнге якта шәһәрнең 5 нче төзелеш идарәсе янындагы боҗрада була. Арба таккан машина трассадан барганда ава. Моның шаһиты булган кешеләр, прицепка артык күп йөк төялгәнен искәртә, шул юл-транспорт һәлакәтенә китергән. Хәзер зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар тәгаенләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot