news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Апрель каруселе" бәйрәм чарасы узды

Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүче балалар шарлавыклы буаларда концерт программасы тәкъдим итте.

(Әлмәт, 10 апрель, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәттә апрель аендагы барлык истәлекле көннәргә багышлап, "Апрель каруселе" бәйрәм чарасы гөрләп узды, дип яза җирле басма.

Ул "Выходи гулять" шәһәр мохиты кышкы фестивален ябу кысаларында оештырылды. Шарлавыклы буалардагы балалар мәйданчыгында кечкенәләр күңелле уеннарда күңел ачса, өлкәнрәкләр Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан булдырылган мастер-классларда катнашты. Кемнәрдер Калашников автоматын сүтеп җыюда үзләрен сынап карады, икенчеләр кәгазьдән торналар ясады, кайберәүләр "Мин үз тарихымны беләм" дип аталган викторинада белемнәрен күрсәтте. Әлеге чаралар өчен җаваплы булган "Кадрлар резервы" республика проекты катнашучысы Альбина Мөхәммәтгалиева сүзләренә караганда, илебез тарихындагы әлеге вакыйганы хәтерләрдә яңарту, шул рәвешле авыр язмышка дучар булган якташларны искә алу бик кирәк. "Яшьләр дәһшәтле сугыш турында белергә, имин тормышның нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын белергә тиеш", – дип саный Альбина.

Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүче балалар шарлавыклы буаларда концерт программасы тәкъдим итте, биредә үк рәсемнәр күргәзмәсе дә эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot