news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Almetievsk cup Халыкара теннис турнирында Швейцария спортчысы катнашачак

Биредә катнашу өчен дөньяның 9 иленнән 119 спортчы килгән.

(Әлмәт, 20 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 15 февральдән алып 22 февральгә кадәр Әлмәттә Almetievsk cup Халыкара теннис турниры уза. Джан Лука Таннер бу ярышларда катнашу өчен Швейцариядән килгән. Теннис белән ул ун елга якын шөгыльләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге ярышлар инде сигезенче тапкыр оештырыла. Биредә катнашу өчен дөньяның 9 иленнән 119 спортчы килгән. Ярышлар Олимпия системасы буенча үткәрелә һәм турнир үз эченә хатын-кызлар һәм ир-атлар турнирында 16 пар буенча сайлап алу һәм төп турны ала.

Спортчыларның күбесе теннис белән профессиональ рәвештә кечкенә вакыттан ук шөгыльләнә. Шуңа күрә алар инде хәзер үк юниорлар арасында гына түгел, ә өлкәннәр турнирларында да катнаша. Башка илләрдән килүче көндәшләр катнашучыларны куркытмый, ә киресенчә, үзләрен тонуста тотарга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot