news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Алма» мәгълүмат үзәге ачыла

Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең мәгълүмат үзәге эшли башлый.

(Әлмәт, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 4 октябрьдә Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең мәгълүмат үзәге эшли башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа үзәк Әлмәтнең Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта үтәкүренмәле гөмбәз-чатырда урнашачак. Теләгән һәркемгә биредә «Алма» махсус икътисади зонасын булдыру проектының нечкәлекләре белән танышырга, кече һәм урта бизнес үсеше мөмкинлекләре турында мәгълүмат алырга, зур экраннарда презентация роликлары карарга, кызыксындырган сорауларын биреп, аларга җаваплар алырга була.

Үзәктә шулай ук бутан эшкәртү җайланмалары, мондый производстволарны төзү һәм эксплуатацияләү буенча дөнья тәҗрибәләре турында сөйләүче материаллар урнаштырылачак.

Үзәкне рәсмиләштерү компаниянең инновационлыгы, "Татнефть"нең халык һәм бизнес өчен ачык булуы идеясенә нигезләнә. Чатыр экостильдә башкарылган. Бирегә килүчеләргә уңайлы булачак, дип вәгъдә итәләр компаниядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100