news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә алимент түләүдән качып йөргән ир-атның машинасына арест салганнар

Ир-ат кичекмәстән алимент бурычын түләгән.

(Әлмәт, 30 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә алимент түләүдән качып йөргән ир-атның машинасына арест салганнар. Хәзер әлмәтле 122 мең сум бурычын түләргә мәҗбүр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Суд карары буенча, ир үзенең баласына матди ярдәм күрсәтергә тиеш була, әмма аның тарафыннан ярдәм күрсәтелми. Шуның нәтиҗәсендә, приставлар түләмәүченең керем чыганагын ачыклый һәм аның хезмәт хакыннан акча тотып калу турында карар кыла, – дип хәбәр итте Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова.

Моннан тыш, приставлар бурычлының “Киа Рио” машинасына арест сала. Шуннан соң ир-ат кичекмәстән алимент бурычын түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot