news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Алексей Талай: «Аяк-кулларымны өзгән минага да рәхмәтле мин»

Алексей Талай бүген танылган оратор, бәхетле гаилә башлыгы, өч бала атасы, бизнесмен һәм миллионнарга яшәү өмете биргән герой ир-ат.

(Әлмәт, 9 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Филүзә Хәмидуллина). «Бу тормышта бер генә мизгел дә очраклы гына булмый. Һәр нәрсәгә игътибар итеп, язмыш җибәргән билгеләргә колак салырга кирәк!» Бу сүзләрне Әлмәттә очрашуда танылган спикер Алексей Талай берничә тапкыр кабатлады, дип яза җирле басма.

Узган ялларда Әлмәткә Россия Ник Вуйчичы, аяксыз-кулсыз да тормышта үз урынын таба алган  килде. Татарстанда тәүге тапкыр чыгыш ясаган герой ир-атны күрергә хәтта күрше-тирә районнарыннан да килгәннәр иде. Күпләр аны кочаклап рәхмәт әйтергә ашыкты: тормышны яратканы һәм үзенең шул мәхәббәтен эчкерсез сүзләре белән халыкка җиткерә алганы өчен!

 – Безне физик мөмкинлекләре чикле дип сыйфатлау гадәткә кергән. Әмма чикләнгән шул мөмкинлекләр артында күпме күңел җылысы, акыл мөмкинлекләре ятуын бик сирәкләр генә белә. Хәер, андыйларга карата ниндидер чикләрне без үзебез куябыз бугай. Бүген уңайлы тирәлек дип чаң сугалар, инвалидларга урамнарда уңайлы шартлар тудыралар, төрле проектларны тормышка ашыралар. Ә чынлыкта инвалидлар һәм аларның проблемалары элек тә булган. Дәүләт моңа тиешле игътибар гына бирмәгән. Миңа бик күп илләрдә булырга туры килә. Россиядә бу өлкәдә барган үзгәрешләргә сөенәм. Татарстанда исә мин тәүге тапкыр, кунакчыллылыгыз белән таң калдырдыгыз, -диде ул сүзен башлап.

 

 

 9 май Җиңү көне алдыннан 16 яшьлек Алексей бабасының хәлен белеп кайтарга уйлый. Шунда ул сугыштан калып, үз корбанын 50 ел көтеп яткан минага баса.... Күзләрен ачканда инде кан эчендә була. Аякларында башланган гангренаны күреп табибларның өметсез дип сөйләшүләрен әле дә ачык хәтерли ул.

– Әтинең бала биләүсәсенә төреп, яшь сабый төсле күтәреп өйгә алып кайтканда ишегалдына җыелган халыкны да мәңге онытасым юк. Бу вакыйгадан соң мине Белорусиядә Ватан сугышының соңгы корбаны дип атадылар. Безнең гаилә мондый зур сынаудан соң таркалыр, әти эчүгә сабышыр, әни эшсез калыр дип уйладылар. Күргәнегезчә без әле дә бергә, - дип, 16 яшьлек егетнең яңадан кеше буларак яши башлаячагына өметен өзгәндә, аңа мәхәббәте белән сулыш өргән әнисенә рәхмәтен җиткерде Алексей.

 – Минем фаҗига хакында ишетеп бераздан соң мәрхәмәтле табиблар Германиягә реабилитациягә чакырдылар. Без дәваланган үзәктә балалар яман шештән дә дәвалау курслары уза иде. Ракка каршы көрәшнең башланган, әмма ныклап уйланмаган чоры. Күпме гомерләр минем күз алдында өзелде! Мин ничек тә акча эшләп, хәйриячелек белән шөгыльләнәчәкмен, авыру балаларга ярдәм итәчәкмен дидем шул вакыт. Менә шул максатым мине күп еллар озата барды һәм бүгенге көнгә китереп җиткерде.

Алексей Талай бүген танылган оратор, бәхетле гаилә башлыгы, өч бала атасы, бизнесмен һәм миллионнарга яшәү өмете биргән герой ир-ат. Аның нефтьчеләр каласында чыгыш ясавы да тарихи вакыйгага тиң булды. Район башкарма комитеты, инициативалы эшмәкәрләр клубы тәкъдиме белән оештырылган очрашудан күпләр канатланып, булганына шөкер итеп кайтып китте. Билетларның кыйммәт булуына карамастан зал тулы иде, билетларны сатып алып физик мөмкинлекләре чикле булучыларга бүләк итүчеләр дә булды. «СМП-Нефтегаз» АҖнең юллар төзелеше идарәсе начальнигы Рамил Комаров, мәсәлән, күпләргә шундый мөмкинлек тудырды.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин ике сәгатьлек очрашуның бер тында узуын билгеләп, Алексей Талайның безгә килә алуына рәхмәтен белдерде һәм Россия Ник Вуйчичына түбәтәй һәм агач кайрысына Әлмәт сурәте ясалган картина бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot