Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Актау» хуҗалыгы директоры Данис Хәбибуллинга «Нива» автомобиле ачкычы тапшырылды
Нәтиҗәләр төрле җитештерү күрсәткечләренә карап билгеләнә.
(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Сабантуе мәйданында, гадәттә, ике машина – берсе баш батырга, берсе – ел дәвамында иң яхшы уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы предприятиесенә, дип яза җирле басма.
Нәтиҗәләр төрле җитештерү күрсәткечләренә карап билгеләнә. Быелның нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалык диеп «Актау» ҖЧҖ билгеләнде. Хуҗалык директоры Данис Хәбибуллинга «Нива» автомобиле ачкычы тапшырылды.
– Дөресен генә әйткәндә, бу бүләкне көтмәгән идем. Бик шатмын. Әлеге автомобиль – зур булмаган, әмма тату коллективыбызның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Бүген мин беренче чиратта хезмәттәшләрем каршында рәхмәт әйтеп баш иям, – ди Данис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз