news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә аккошны коткардылар

Аккошның бугазына балык тота торган кармак җебе белән ыргак эләгеп калган икән.

Әлмәттә аккошны коткардылар
Василий Иванов

(Әлмәт, 15 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт коткаручылары бәлагә тарыган аккошка ярдәмгә килде, дип яза җирле басма.

Узган ялларда әлмәтлеләр шарлавыклы буаларда яшәүче ике пар аккошның берсе бәлагә таруын күреп ала. Баксаң, аккошның бугазына балык тота торган кармак җебе белән ыргак эләгеп калган икән. Социаль челтәрдән бу хакта белеп алган кешеләр борчылып коткаручыларга шалтырата.

Экология департаменты белгечләре хәбәр итүенә караганда, операция уңышлы тәмамланган. Ветеринария белгечләре оператив эш итеп аккошны коткарган. Экология департаменты бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан әлмәтлеләргә аккошларга ипи ашатмаска һәм буаларда балык тотмаска киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot