(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Агуланулар буенча Әлмәт каласы – республикада икенче урынында.
Аерым алганда, ТР буенча теркәлгән 55 химик этиология агулануының 9 ы нефтьчеләр башкаласына туры килә. Алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләр белән республикада 24 кеше агуланган, шуның 4 есе - әлмәтлеләр. 3 якташыбызның гомере шул рәвешчә өзелгән. Ә 1 кеше углерод окисе белән агуланып үлгән, дип борчылып яза Әлмәт җирле басмасы.