Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә агач остасының гомере эш урынында өзелгән
Столярның үлү факты буенча тикшерү бара.
(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 54 яшьлек агач остасының эш урынында гомере өзелгән, дип яза район газетасы.
Ул «Арслан» ҖЧҖнең агач эшкәртү цехында станокта эшли торган була. 16 майда иртән кулдашы белән үзагач эшкәрткән вакытта ул станокта икегә ярыла һәм очып киткән агач кисәге эшченең күкрәгенә эләгә. Йөрәгенә эләккән үзагач кисәге эшченең үлеменә китерә.
Агач остасының үлү факты буенча тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз