news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә абитуриентларны җәлеп итү өчен медицина фестивале үткәрелә

Быел да ачык ишекләр көненә 171 гә якын кеше килгән иде.

(Әлмәт, 5 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казан дәүләт медицина университеты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивален үткәрә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Булачак абитуриентларны җәлеп итүне максат итеп куйган фестиваль медицина учреждениеләрендә бишенче ел рәттән оештырылып килә. Быел да ачык ишекләр көненә 171 гә якын кеше килгән иде.

Шулай итеп 96 тугызынчы сыйныф укучысы Әлмәт медицина көллиятендә, 35 укучы Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә һәм 40 чыгарылыш сыйныф укучысы Әлмәт үзәк район хастаханәсендә кунак булдылар.

Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Светлана Титова, Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, балалар хастаханәсенең баш табибе Лидия Исмәгыйлова һәм поликлиника вәкилләре катнашындагы очрашу булып узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot