news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 85 яшьлек әбинең акчасын алып чыгып киткәннәр

Хәзерге вакытта эзләү эшләре уздырыла.

(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Көн саен диярлек кырыгалдарларның рәхимсез һәм намуссыз адымнары турында сөйләп торуга карамастан, өлкәннәр эчкерсез елмаюга карата көчсез икән.

Әлмәттә төшке вакытлар тирәсендә 85 яшьлек пенсионер яшәгән фатирның ишеген билгесез хатын-кыз шакый, елмаеп исәнләшә һәм үзен тәмле бал сатучы итеп таныштыра, дип яза җирле басма.

Әби күрше бүлмәгә акча артыннан кереп киткән арада кырыгалдар фатирның өстен-аска китереп эзләнә башлый. Ул киткәч, зыян күрүче 35 мең сум акчасы югалуын аңлап ала һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта.

Хәзерге вакытта эзләү эшләре уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot