news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 760 миллион сумлык бассейн төзелә

«Татнефть» компаниясе бу максатларга 200 миллион сумнан артыграк акча юнәлтә.

(Әлмәт, 31 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 760 млн сумлык бассейн төзелә. Татарстан Миниcтрлар Кабинеты карары белән «Мирас» бассейны төзелешенә 560 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип яза җирле басма.

«Татнефть» компаниясе бу максатларга 200 миллион сумнан артыграк акча юнәлтә. 50 метр озынлыктагы бассейн төзелеше узган елның июнендә башланды. Бүген биредә эчке челтәрләрне монтажлау бара. «Мирас»та 2 бассейн касәсе, тамашачылар өчен трибуна, спорт, тренажер һәм коры йөзү заллары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot