news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 71 алимент түләмәүче транспорт белән идарә итә алмый

Белгечләр фикеренчә әлеге ысул үз балалары өчен җаваплылык хисен тоймаган ата-аналарга карата нәтиҗәле булып тора.

(Әлмәт, 3 вгуст, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Соңгы алты ай эчендә Әлмәттә 71 алимент түләмәүченең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы чикләнелгән, дип яза җирле басма.

Белгечләр фикеренчә әлеге ысул үз балалары өчен җаваплылык хисен тоймаган ата-аналарга карата нәтиҗәле булып тора. Ел башында суд приставлары тарафыннан Әлмәт районында алимент түләүдән качып йөрүче 66 кеше административ җаваплылыкка тартыла. Шуларның 13 се 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Калганнарына мәҗбүри җәмәгать эшләре каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot