news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 52 кешене интернет аша алдаганнар

Аларның 52 се интернет аша сату-алу барышында ясалган.

(Әлмәт, 20 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елда Әлмәттә телефон һәм интернет аша алдау буенча 85 җинаять теркәлгән. Аларның 52 се интернет аша сату-алу барышында ясалган, дип яза җирле басма.

Кешеләр бик җиңел генә күрмәгән-белмәгән кешеләргә банк карталары мәгълүматларын әйтә. Акча күчәсе урынга үзләренеке юкка чыккач кына алданганнарына төшенәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot