news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 50 гектар мәйданда алма һәм чия бакчасы пәйда булачак

Шәһәрдә инвестиция проекты кысаларында җиләк-җимеш эшкәртү предприятиесе дә булдырмакчылар.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", Диана Авакян). Әлмәттә 50 гектар мәйданда алма һәм чия бакчасы пәйда булачак. Алма һәм чия бакчасы утырту шәһәрдә инвестиция проектларына кертелгән. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгында интервьюда Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин җиткерде.

“Хәзер алма бакчасы проекты буенча фикер алышу бара, шул ук вакытта эшкәртү дә карала. Сүз 50 гектар җир турында бара”, – дип шәрехләп үтте Хәйруллин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot