Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 43 уен автоматының хуҗасы табылмаган
Шәһәр прокуратурасы судка әлеге җиһазларны хуҗасыз дип тану турында гариза юллаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 7 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә тикшерү барышында 43 берәмлек уен автоматы алынган. Әмма бүген дә аларның хуҗасы табылмаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлмәт полиция бүлегенә 2013 елда шәһәр территориясендә уен эшчәнлеге оештырылган дигән хәбәр килә.
Моңа кадәр законсыз җиһазларның хуҗалары ачыкланмаган. Биш ел дәвамында алынган уен автоматларына үз хокукларын берәү дә белдермәгән.
Шәһәр прокуратурасы судка әлеге җиһазларны хуҗасыз дип тану турында гариза юллаган. Закон буенча, хуҗасы билгесез яки милек хокукыннан баш тарткан очракта, әйбер хуҗасыз санала. Шәһәр суды күзәтчелек ведомствосы таләбен тулы күләмдә канәгатьләндергән.
Уен автоматларын дәүләт милкенә тапшырачаклар, шуннан соң юкка чыгаруга җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз