news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 389 литр аракы әйләнештән алынган

Продукция Казакъстанда җитештерелгән, сертификаты юк

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Быел сентябрь аенда Әлмәт полицейскийлары 389 литр ялган аракыны законсыз әйләнештән алганнар.

Аны таратучыларның продукциягә бернинди товар-транспорт документлары да булмый. Экспертиза эчемлекләрдә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр барлыгын күрсәтә. Серкә альдегиды нормадан өч тапкырга артып китә. Шулай ук сыеклыкта тиеш булмаган типтагы гексанол, буяулар һәм хуш исләндергечләр булуы ачыклана, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot