Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә 38 яшьлек эшмәкәргә һөҗүм ясалган
“Үтерергә җыену” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә 38 яшьлек бизнесменны үтермәкче булганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
“Татар-информ” агентлыгының үз чыганакларыннан билгеле булганча, “Әлмәт-Икмәк” ААҖ генераль директорына һөҗүм иткәннәр.
“Тикшерү версиясе буенча, 58 яшьлек Рәсим Хәйретдинов 38 яшьлек ир-ат белән "Тойота Лэнд Крузер" автомобилендә 30 миллион сум кредит алу турындагы мәсьәләне хәл итү өчен банк хезмәткәрләре белән очрашуга барган”, - диде Андрей Шептицкий.
Юлда бизнесмен кредит алу отышлы түгел дип санап, килешү төзүдән баш тарткан. Шул вакытта Рәсим Хәйретдинов автомобильне туктаткан һәм тәрәзәне сөртәм дип урамга чыккан. Аннары ул пассажир ишеген ачкан һәм пассажирга атмакчы булган, әмма револьвер атмаган. Һөҗүм итүче тагын бер тапкыр бизнесменга атарга теләгән, әмма нәтиҗәсез.
Коммерсант машинадан чыккан һәм ир-атлар сугыша башлаган. Һөҗүм итүче зыян күрүчене этеп җибәргән һәм машинага утырып китеп барган.
Шул ук көнне максатына ирешә алмаган киллерны росгвардиялеләр өендә тоткарлаган. Ир-ат үтерергә теләп һөҗүм итүдә катнашы булуын танымаган. Тикшерү вакытында Рәсим Хәйретдинов Тикшерү изоляторында булачак. “Үтерергә җыену” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз