Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 3096 гектар җирнең эшкәртелмәве ачыкланган
Бүген Әлмәт җир фондының 148985 гектары авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җирләргә туры килә
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районында җир фонды (ул гомумән алганда 242794 гектар мәйданны тәшкил итә) буенча эш җитди рәвештә һәм нәтиҗәле алып барыла. ТР буенча Росреестр идарәсенең Әлмәт бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, әлеге фондның 61 проценты, төгәлрәк әйткәндә, 148985 гектары авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җирләргә туры килә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
2011 елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы район предприятиеләре карамагында 135872 гектар җир исәптә тора, шул исәптән 90140 гектарын сөрү җирләре тәшкил итә. Узган елда башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, ТР буенча Росреестр идарәсенең Әлмәт бүлеге кебек хезмәтләр тарафыннан авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җирләрне контрольгә алу максатында тикшерүләр уздырылган булган. Нәтиҗәдә 3096 гектар җирнең эшкәртелмәве ачыкланган. Ләкин шуны да билгеләп узарга кирәк, әлеге җирләрнең күпчелек өлеше соралмаган пай фондына туры килә. Шуңа күрә дә әлеге участокларны рәсмиләштерүдә кыенлыклар туа. Әлеге проблеманы чишү бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Бу уңайдан “Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы” МУ биргән мәгълүматларга караганда, соралмаган пай фондыннан 5401 гектар мәйдандагы җир суд карары нигезендә муниципаль милек файдасына күчерелгән. Әлеге өлкәдә тагын бер яңалык – агымдагы елның 1 июненнән “Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 435-ФЗ санлы Федераль закон үз көченә керә. Әлеге закон нигезендә авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җирләрне кулланмау административ хокук бозуларның аерым составына кертелә. Авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир участокларын мәҗбүриләп алуның һәм соралмаган җир өлешләренә булган хокукларны туктатуның тәртибе дә көйләнә. Законның тулысынча үз көченә кертелүе белән төзәтмәләр ачыкланачак һәм алар җир өлешләренең әйләнешен камилләштерүгә юнәлдереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз