news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 30 млн сумны яшереп калдыручыны тотканнар

Әлмәтнең «ЭнергоВертикаль» һәм ЦПО «САН» компанияләре җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган.

(Әлмәт, 11 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ике компания директоры булып торучы кеше салым органнарыннан 30 млн сумнан артык акчаны яшереп калдырмакчы булган, дип яза җирле басма.

Әлмәтнең «ЭнергоВертикаль» һәм ЦПО «САН» компанияләре җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, директор 2013-2014 елларда продукция сатудан кергән табышны киметеп күрсәткән һәм шул юл белән дәүләт казнасына 30 млн сумнан артык акчаны түләми калган. Хәзер аны аеруча зур күләмдә оешманың салымнары һәм җыемнарын түләүдән тайпылу маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Аңа алты елга кадәр колония яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot