Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 3 яшьлек баланың башы урындык артына кысылып калган
Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә урындыкны сүтеп, кызчыкны иреккә чыгара.
(Әлмәт, 20 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 18 октябрьдә Әләмтнең Ленин урамындагы йортларның берсендә 3 яшьлек баланың башы урындык аркасына кысылып калган, дип яза җирле басма.
Көндез коткару хезмәтенә “бер баланың башы урындык артысына кысылып калган” дигән хәбәр килеп ирешә. Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә урындыкны сүтеп, кызчыкны иреккә чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз