news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 3 миллион сумлык алмагачлар утыртылачак

Акча җирле бюджеттан бүленеп бирелә.

(Әлмәт, 7 сентябрь, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт урамнарын яшелләндерү 2,93 миллион сумга төшәчәк. Акча җирле бюджеттан бүленеп бирелә, дип яза җирле басма.

Заказчысы – торак-коммуналь хуҗалык департаменты.

2080 алмагач үсентесе Ленин (837), Шевченко (351), Җәлил (8), Тельман (110), Чехов ( 288), Белоглазов (24) урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында утыртырга исәплиләр.
Аукцион 14 сентябрь көнне узачак. Килешү төзелгәннән соң 20 көн дәвамында таләпләрне үтәлергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot