Әлмәттә 3 меңнән артык сабый бакчага йөри башлады
Быел 2069 бала бакчадан мәктәпкә озатылган
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Балалар бакчаларында урак өсте тәмам дисәң дә була – сабыйлар үз төркемнәренә йөри башлады.
Шәһәр һәм район бакчаларыннан быел 2069 бала мәктәпкә озатылган. Ә 1 сентябрьгә бакчаларга барлыгы 3099 бала киткән. Шуларның 530 ы - агымдагы елда ачылган “Балалар планетасы” һәм “Алтын ачкыч” исемле балалар бакчаларына. Бакчаларга урыннар электрон чират аша бирелгән, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.