Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 27 эш бирүче хезмәткәрләрен кыскартачагы турында белешмә биргән
Башка эш урыннарына күчерү дә бүген актуаль
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә кризиска каршы штаб төзелде. Әлмәтлеләргә эш урыннарыннан кыскарту яный.
Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов билгеләп үткәнчә, ел башыннан эш эзләп үзәккә 324 кеше мөрәҗәгать иткән. Теркәлгән эшсезләр саны 1062 гә җиткән. Узган елның шушы чорында эшсезләр 1265 булган. Үткән атнада предприятиеләрдән 47 кеше эштән киткән. Хезмәткәрләрнең 12 проценты кыскартылган. Быел 27 эш бирүчедән 169 кешенең кыскартылачагы турында мәгълүмат кергән. Шул ук вакытта 898 хезмәткәрне башка эш урыннарында көтәләр. Тәкъдим ителгән вакансияләрнең 76 проценты - эшче һөнәрләре буенча. “Алнас” җитәкчелеге ел азагына кадәр 200 хезмәткәрен кыскартачакларын белдерде. “СМП-2000” предприятиесеннән 188 кешене эштән җибәргәннәр инде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз