Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 25 яшьлек хатын-кыз газ белән агуланган
Зыян күрүчеләр вентиляция системасының төзек булмавы аркасында агуланган дип фаразлана..
(Әлмәт, 29 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Фатирдагы төзек булмаган вентиляция системасы 25 яшьлек әлмәтленең газ белән агулануына сәбәпче булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Пушкин урамындагы 29 нчы йортта ике кеше газ белән агулану турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына 22.55 сәгатьтә килде", – дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бирегә шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Җиңелчә дәрәҗәдә агулану диагнозы куелган 25 яшьлек хатын-кызны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә илтәләр, ә 20 яшьлек егет госпитализацияләүгә мохтаҗ булмый.
Зыян күрүчеләр вентиляция системасының төзек булмавы аркасында агуланган дип фаразлана..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз