news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 2018-2019 еллар сезонында грипп очраклары теркәлмәгән

Белгечләр вакытында үткәрелгән вакцинациянең ролен билгеләп үтә.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлмәттә 2018-2019 еллар сезонында әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Әлмәттә бу темага брифинг үткәрелгән. Белгечләр вакытында үткәрелгән вакцинациянең уңай роль уйнаганын билгеләп узган. 2018-2019 елларда федераль бюджет хисабына Әлмәттә грипптан 93870 кеше, яки барлык халыкның 48 проценты вакцинацияләнгән. Аларның 70 проценты (33420 кеше) балалар. Кабул ителгән вакциналарның барысы да кулланылган.

2017 ел белән чагыштырганда, гриппка каршы прививка ясатучылар 12 490 кешегә (15 процентка) арткан. 2017 елда Әлмәттә гриппның 18 очрагы, 2018 елда ОРВИның 35 501, гриппның 4 очрагы теркәлгән.

2019 елның 1-7 февраль көннәрендә 2 202 ОРВИ очрагы ачыкланган, шул исәптән 1506 бала, 696 олы кеше. Быел 1 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә 130 кеше госпитализацияләнгән.

ОРВИ, грипп күтәрелеше чорында барлык дәвалау-профилактика учреждениеләре эшкә әзер, диелә. Сәламәтлек саклау идарәсе фәрманы белән, авыруларның хәлен белергә килүчеләр өчен чикләү чаралары, битлек кием йөрү режимы көчәйтелгән, ОРВИ белән авыручылар нигездә өйдә кабул ителә.

Өйгә табиб чакыру өчен регистратурада өстәмә телефон номерлары кертелгән. Әлмәт Үзәк район хастаханәсе 8 (8553) 33-76-14, балалар сырхауханәсе 26-00-50, 3 нче шәһәр сырхауханәсе 32-33-58, Медсанчасть 31-11-79 һәм 31-11-81.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100