Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 2017 елның 11 аенда фаҗигале төстә 20 кеше үлгән
87 шофер кабат исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.
(Әлмәт, 15 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2017 елның 11 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 67400 административ хокук бозу очраклары ачыкланган.
154 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. 20 кеше үлгән, аларның 5 се җәяүлеләр булган, 178 е төрле имгәнүләр алган, дип яза җирле басма.
Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Шәйдуллин җәяүлеләргә аеруча да игътибарлы булырга кирәк диде:
– 2030 елда бөтен дөньяда халык үлеменең 7 нче сәбәбе булып юл һәлакәтләре булырга мөмкин, ди аналитиклар. Шуңа күрә без бүген үк бу юнәлештә вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә тиеш. Аеруча җәяүлеләр арасындагы хокук бозу очраклары күп булуына борчылабыз. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булмау шактый аварияләргә сәбәпче була. Мәсәлән, узган ел нибары ике җәяүле үлсә, быел 5 кеше юлны дөрес чыкмау аркасында бакыйлыкка күчте. Шулай ук исерек килеш руль артына утыру очракларының артуы да күңелсез. Берничә тапкыр таныклыксыз калса да, кайберәүләр барыбер исерек килеш янә руль артына утыра. Андыйларга хөкем карарларын тагын да көчәйтергә кирәк, - диде Ленар Равил улы.
Әлмәттә 87 шофер кабат исерек килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз