news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 2010-2015 елларда белем бирүне үстерүгә багышланган киңәшмә үтте

Анда мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашты

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәттә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина рәислегендә республикада 2010-2015 елларда белем бирүне үстерү стратегиясен өйрәнүгә багышланган киңәшмә үтте.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, чарада гомумбелем һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләргә яңа хезмәт түләвен кертүне өйрәнү буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында Гүзәлия Минкина катнашучыларны үсеш стратегиясе проекты белән таныштырды. Әлеге система үсеше концепциясе өстендә инде ел буе эш алып барылганлыгын да ассызыклады. Эшкә керешер алдыннан, республикада комплекслы социологик тикшерүләр уздырылган. Әлеге тикшеренүләрнең респондентлары буларак укучылар, педагоглар, укучыларның ата-аналары һәм потенциаль эш бирүчеләр – предприятие җитәкчеләре катнашкан.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган белем бирү һәм мәдәният буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов белем бирү системасындагы үзгәрешләрнең әһәмиятлелегенә басым ясады, белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә социаль теләктәшлекнең мөһим булуын ассызыклады.
Киңәшмә барышында укытучыларның хезмәт хакын 20 мең сумгача күтәрү, уртача хезмәт хакының муниципаль райондагы хезмәт хакы күләменнән 80 процентыннан да ким булмаска тиешлеге хакында күп кенә фикерләр җиткерелде. Шулай ук өч яклы килешү төзү, чыгарылыш укучыларына кирәк булган фәннәрдән белемне бюджет хисабына укыту, сәләтле балаларны үстерү буенча фәнни үзәк булдыру, белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын киләчәктә тагы да ныгыту кирәклегенә дә басым ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100