news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 1931 елгы туй күлмәгенә тап булганнар

Быел әлеге акциягә була музей фонды барлыгы 326 экспонатка баеган.

(Әлмәт, 16 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Туган якны өйрәнү музеенда күптән түгел «Бүләк итү көннәре» акциясе узды. Шушы көннәрдә әлеге чарага йомгак ясап, иң актив әлмәтлеләрне бүләкләделәр.

Әлеге хәйрия акциясе 20 ел уздырылып килә һәм Әлмәт музее өчен бер матур традициягә әверелеп бара. Быел әлеге акциягә була музей фонды барлыгы 326 экспонатка баеган. Ә 20 ел эчендә әлмәтлеләр җәмгысе 3000гә якын төрле предмет алып килгән.

– Бу акция әлмәтлеләрне берләштерү өчен дә бик мөһим. Кайчакта әллә нинди тарихларга тап булабыз. Быел, мәсәлән, 1931 елгы туй күлмәген алып килделәр. Һәр предмет тарихи ядкарь булып тора. Барлык катнашучыларга чиксез рәхмәт, - диде музей директоры Винера Зәйдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot