news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 1800 нче сабый туган

ЗАГС хезмәткәрләре сабыйның беренче документын тапшырган.

Әлмәттә 1800 нче сабый туган
Султан Исхаков

(Әлмәт, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19 сентябрь көнне Әлмәт районының ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 1800 нче баланың тууы теркәлгән, дип яза җирле басма.

27 август көнне Рөстәм Газимҗанов һәм Екатерина Худойбердиева гаиләсендә Эвелина исемле кыз бала дөньяга аваз сала.

ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине котлаган һәм сабыйның беренче документын тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot