news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 18 яшьлек кыз үзен көчләүдә пенсионерны гаепли

61 яшьлек ир кызны үзенә кунакка чакырган.

(Әлмәт, 22 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшь кыз үзен көчләүдә пенсионерны гаепли. 61 яшьлек ир кызны үзенә кунакка чакырган, дип яза район газетасы.

Бергәләп эчеп утырганнан соң, пенсионер кызны көчли. 18 яшьлек кыз 9 февральдә полиция бүлегенә гариза яза. Гвардейская урамындагы 23 нче йортта яшәүче таныш ирнең аны көчләвен хәбәр итә. Полицейскийлар ирне тоткарлый. Ул 2 нче группа инвалид әлмәтле булып чыга. Ир психоневрология диспансерында исәптә тора. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Пенсионер өйдән еракка чыгып китәргә ярамавы турында кисәтелгән, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100