news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланган

Кыз баланы агулану билгеләре белән Әлмәт балалар хастаханәсенә китергәннәр.

(Әлмәт, 26 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Южный урамындагы шәхси мунчада 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу  хакта 24 февральдә 17.00 сәгать тирәсендә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш министрлыгының кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә  хәбәр килә.

Кыз баланы агулану билгеләре белән Әлмәт балалар хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot