news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 1500 дән артык сайлаучы тавыш биргән

Шәһәрдә һәм районда 114 сайлау участогы эшли.

(Әлмәт, 1 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш бирүләрдә Әлмәт халкының яртысыннан артыгы гражданлык бурычын үтәргә өлгергән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде. Бу турыда җирле газета хәбәр итә.

«Бүген — төп сайлау көнендә участоклар иртәнге 8дә ачылды, һәркайсында бәйрәм мохите хакимлек итә. Сәгать 10.30га шәһәр буенча 1500дән артык сайлаучы тавыш биргән, районда 600ләп кеше сайлауларга килгән», — диде ул.

Төбәктә сайлаулар тыныч уза. Әлеге вакытка сайлаучылардан һәм күзәтүчеләрдән шикаятьләр кермәгән, хокук бозулар күзәтелмәгән.

Татьяна Ершова шәһәрдә 139 күзәтүче, районда 70ләп күзәтүче эшләвен хәбәр итте. Аларның барысы да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлау участокларында санитар нормалар саклана, сайлаучыларга үзләрендә булу-булмауга да карамастан, битлекләр, перчаткалар, ручкалар бирелә. Тән температурасы үлчәү һәр участокта оештырылган. Сүз уңаеннан, бүген бер хокук бозучының тән температурасы югары булуы ачыкланган, аны өенә озатып, башка кеше белән алыштырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100