news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 14 миллион сумга юл кырыйларын ясыйлар

Барлыгы 60 мең поребрик һәм 10 мең бордюр ташы сатып алу планлаштырган.

(Әлмәт, 8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бордюр ташларын һәм поребриклар белән тәэмин итүгә 14 млн сумга якын акча тотылачак.

Заказны “Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе" бирә. Акча компания бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Аукцион 20 май көнне узачак. Техник бирем буенча, җитештерелгән товарга 12 ай гарантия бирелә. Барлыгы 60 мең поребрик һәм 10 мең бордюр ташы сатып алу планлаштырган.

Контракт шартлары буенча, җитешсезлекләр ачыкланган очракта, башкаручы товарны алыштырырга яки кимчелекләрне мөстәкыйль рәвештә бетерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot