news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 13 кешене җавапка тарттылар

Әлмәт шәһәрендә һәр атнаны административ комиссия утырышы уздырыла.

(Әлмәт, 21 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Районда һәр атнаны административ комиссия утырышы уздырыла, дип яза Татарстанның "Әлмәт таңнары" газетасы. 

Ныклап уйлап карасаң, административ җаваплылыкка тартылу өчен шартлар да юк кебек. Элек теләсә кая көнкүреш калдыкларын ташлаучылар машинага өлгермәдек, графикны үзгәртергә кирәк дип аклана иде. Хәзер һәр ишегалдында махсус контейнерлар урнаштырылган. Берәү генә дә түгел, берничә. Аларны көн саен бушатып торалар. Иренәбез, җәмәгать. Каршыда контейнер, ә калдыкларны подъезд ишеге төбенә ташлап китәләр. Менә бу юлы да административ комиссиягә чакырылучылар арасында андыйлар бар иде.

Чисталык һәр җирдә дә таләп ителә. Ул шәхси йортларда, күп катлы торакларда, авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә, юридик затларга да кагыла. Авылларда да капка төпләрендә, урамдагы гараж алларында төзелеш материаллары саклау рөхсәт ителми. Бу беренчедән янгын-мазар чыгып куркынычны тагын да арттырмасын өчен булса, икенчедән, урамнарны матур, җыйнак тоту өчен эшләнә.

– Вакытлыча гына куярга кирәк булганда, авыл Советыннан рөхсәт сорарга һәм белешмә алырга кирәк, – диде административ комиссия әгъзалары шушы хилафлыгы өчен беркетмә төзелеп, җавап тотарга чакырылган бер ханымга.

19 июльдәге утырышка 13 кеше чакырылган иде. Аларның алтысы гына килде. Килмәүчеләргә карата карар үзләре катнашыннан башка гына чыгарылды.

– Аларга бу хакта хәбәр почта аша җибәреләчәк, – диде административ комиссия секретаре Ирина Ямашева.

Шулай ук сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы территорияләрен тиешенчә җыештырып чиста тотмаучылар, юл һәм җир белән бәйле эшләрдә хилафлыкларга юл куючыларга карата да беркетмә төзелгән булып чыкты.

Шәһәр урамнарында рөхсәт кәгазе булмый торып сәүдә итү тыела. Төзүчеләр проспектына акча эшләргә чыккан бер сәүдәгәргә бу гамәле өчен чәршәмбе 1 мең сум штраф салынды. Дөрес, ул гаебен таныды, сәүдә ноктасын хәзер аннан алуын әйтте.

Кайчакларда административ утырышка берничә тапкыр чакырылучылар да булгалый. Икенче тапкыр кагыйдәләрне бозучыларга штраф күләме арттырыла икән. Ирина Ямашева әйтүенчә, ул физик затларга 3,5 мең сумнан 5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Экология сагында торучыларга да байтак кына беркетмәләр төзергә туры килә. Күпчелек машиналарын тиешсез урыннарда юганда, тротуар, газон өсләренә куйганда тотыла. Кайчакларда алар тротуарны тулысы белән биләп ала, ә бала арбасы тартып баручы әниләр бу урынны ничек үтәргә белми аптырый. Тапталып беткән газоннарда яшеллек үстерү мөмкин булмаганын һәркем аңлыйдыр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100