news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 107 яшьлек Зәрига әби Шәйдуллина Президент сайлауларында тавыш бирде

«Әни һәр сайлауда да катнаша, үз тавышын биреп, дөньяның тыныч, матур булуын тели», — ди Зәрига әбинең улы Расыйх Шәйдуллин.

Әлмәттә 107 яшьлек Зәрига әби Шәйдуллина Президент сайлауларында тавыш бирде
almet-rt.ru

(Әлмәт, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама авылында яшәүче 107 яшьлек Зәрига әби Шәйдуллина Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауда тавыш бирде. Аның янына Яңа Нәдер авылы сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде, дип хәбәр итә almet-rt.ru.

Ак әби улы Расыйх гаиләсендә Түбән Мактамада гомер кичерә. «Әниебез авыр тормыш кичерсә дә, хәзерге тормышны мактый, җитәкчеләр белән кызыксынып тора. Халыкны кайгыртып торалар, ди. Һәр сайлауда да катнаша, үз тавышын биреп, дөньяның тыныч, матур булуын тели», — ди улы Расыйх Шәйдуллин.

Зәрига әби патша чорында ук дөньяга килә, мәдрәсәдә 3 кенә ел белем ала, гомере буена колхозда хезмәт куя. Беренче дөнья сугышы, революция, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору елларын кичерә. Тормыш иптәше Сәет белән алар 7 бала тәрбияләп үстерә. Кызганычка, үсмер чакта икесе фаҗигагә юлыгып, бакыйлыкка күчә. Бүген балаларының бишесе дә лаеклы ялда, оныклары, оныкчалары бар.

Зәрига әби әле дә яттан «Аятел көрси» догасын укый. Ялгышмыйча, моңлы итеп җырлап укуы һәркемне сокландыра. Ак яулыклы ак әби эзлекле итеп теләкләрен дә җиткерә. Соңгы елларда ишетүе генә бераз начарланды, ди балалары.

11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. Әлмәт районында барлыгы 116 сайлау участогы эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100