Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең "Знамя труда" газетасы 65 еллыгын бәйрәм итте
Озак еллар эшләүче хезмәткәрләргә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
(Әлмәт, 17 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ирина Апачаева). Узган шимбәдә шәһәр паркында "Татмедиа" АҖ филиалы "Знамя труда" газетасы 65 еллыгын бәйрәм итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Районда җирле матбугат тарихы 1932 елда "Социализмга" газетасы оешудан башлана. Белгәнебезчә, 1953 елның 3 ноябрендә Әлмәт эшчеләр бистәсе шәһәр статусы ала.
Шулай ук "Знамя труда" газетасының чыга башлавы төбәктә нефть ятмалары ачылу һәм аның үсешен яктырту өчен кирәк була. Менә 65 ел инде газета халыкка хезмәт күрсәтүен, проблемаларын чишүдә ярдәм итүен, хакимият белән ике арада арадашчы булуын дәвам итә. Каләмдәшләребезне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов та килде.
"Күптән түгел генә шәһәрнең 65 еллыгын билгеләп үткән идек. Газета Әлмәткә салынган көннән алып аның тарихын яза. Әлеге басманың шәһәребезнең елъязмасына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Сез мөһим һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерәсез. Актуальлегегезне югалтмыйча, һәрвакыт алда баруыгызны, ышанычлы, дөрес чыганак булып, газета укучыларыгызның мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп эшләвегезне телим", - диде ул.
Озак еллар эшләүче хезмәткәрләргә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы - "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да газета эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул да "Татмедиа" бүләкләре белән килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз