Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең үзәк мәчетендә янгын-тактик өйрәнүләр узды
Читтән караганда боларның барысы да чынбарлык кебек тоела.
(Әлмәт, 9 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 10да 11 нче федераль янгын сүндерү хезмәтенең кизү диспетчер хезмәтенә үзәк мәчеттә беренче каттагы ашханәдә янгын чыгуы турында хәбәр керә, дип яза җирле басма.
Әлеге хәбәрне алу белән 65 нче янгын часте каравылы ярдәмгә ашыга. Читтән караганда боларның барысы да чынбарлык кебек тоела. Мәчеттә бертуктаусыз янгын сигналы бинадан чыгарга әйтеп кычкырып тора, халык та тиз генә урамга йөгерә. Бәхеткә, бу янгын түгел, ә янгын-тактик өйрәнүләр генә.
Әлмәт янгын-коткару гарнизоны начальнигы Айнур Әхмәтшин әйтүенчә, мондый өйрәнүләр кеше күпләп йөри торган урыннарда үткәрелә. Бүген бишенче өйрәнү булган. Ел азагына кадәр тагын өчәү узачак. Мәчеттә эшләүчеләр һәм бирегә килүчеләр янгын чыкканда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен белә булып чыкты. Янгын сүндерүчеләр дә бик тиз эш итте. Бер төркем янгын сүндерү җайланмалары белән ашханәгә узганда, икенчеләр биек кран белән түбә һәм өстәге катларны тикшерергә ашыкты.
Шуны да искәртеп узасы килә, республикада янгын куркынычы зур булу сәбәпле, гадәттән тыш режим игълан ителде. Әлмәттә быел 105 янгын чыккан. Узган елның бу чорында ул 109 булган. Иң беренче чиратта һәр хуҗалык, һәр кеше янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз