news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең яшь спортчылары чир спорты буенча Татарстан фестиваль ярышларында җиңде

Алар "Чир-фристайл-группа-юниоры" дисциплинасында 1 нче урынга чыктылар.

 (Әлмәт, 7 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең яшь спортчылары чир спорты буенча Татарстан Республикасы фестиваль ярышларыннан җиңү яулап кайтты, дип яза җирле басма.

Алар "Чир-фристайл-группа-юниоры" дисциплинасында 1 нче урынга чыктылар. 7 нче мәктәп тренер-хореографы кул астында шөгыльләнүче кызлар кыска гына вакыт аралыгында әнә шундый җиңүгә иреште. Күптән түгел Яшьләр үзәгендә чир спорты һәм чирлидинг буенча мастер-класс оештырылган иде. Анда Татарстан Республикасы федерация президенты Резеда Фатыйхова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot