news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең яшь каратэчылары җиңү яулап кайтты

Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.

Әлмәтнең яшь каратэчылары җиңү яулап кайтты
almet-rt.ru

(Әлмәт, 14 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11-12 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә каратэның “Тулы контакт” һәм “С3-ката соло” дисциплинары буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар узды. Анда Әлмәт каратэчылары уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде. Ярышларда Россиянең өч регионыннан килгән 170 иң көчле спортчы катнашты. Биредә Әлмәт данын “Сейкен” каратэ клубы спортчылары яклады.

Турнир нәтиҗәләре буенча, Кәрим Зарипов, Данил Таҗиев, Алена Реутова һәм Алексей Раков үз яшь категорияләрендә 1 нче урынга лаек булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot