news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең яшь көрәшчеләре округ ярышларында призлы урыннарның өчесен дә алып кайткан

Грек-рим көрәшенең Россия беренчелеге финалы Казанда була.

(Әлмәт, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Знамя труда”). Грек-рим стилендә көрәшүче Әлмәтнең 2001-2002 елгы үсмерләре Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә уздырылган ярышларда алдагы өч урынны алуга иреште. Бу хакта районның “Знамя труда” газетасы хәбәр итте.

Әлмәт балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче батырлардан 35 кг-га кадәр авырлыктагы категориядә Гадел Сираҗетдинов беренче урынны яулады, 47 кг-га кадәргеләрдән Максим Хәйретдинов икенче, 38 кг-га кадәр авырлык категориясендә Азат Хәсәншин өченче булды. Анда округның 13 төбәгеннән 270 көрәшче катнашкан.

Нефтьчеләр шәһәренең яшь спортчылары хәзер Россия беренчелеге финалында катнашачак. Финал ярышлары 16-20 ноябрьдә Казанда була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100