Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең яшь ханбикәсен сайладылар
Һәрберсе җиңүгә лаек булса да, беренче урын быел җырчы кыз Алсу Мансуровага бирелде.
(Әлмәт, 27 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында иң матур чараларның берсе булып инде ике дистә ел үткәрелүче «Сөембикә» бәйгесе санала, дип яза район газетасы.
Яшь буында милли гореф-гадәтләрне, хатын-кызларга хас иң күркәм сыйфатларны саклап калуны максат итеп куйган бәйгене, гимназиялеләр инде берничә ел рәттән оештырып килә, бу чара күркәм традициягә әверелде дисәң дә була.
Быел да Ризаэддин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе үзенең Ханбикәсен сайлады. 10 А сыйныфтан 6 кыз әлеге титул өчен көрәште. Кызлар хөкемдарлар каршында аш-суга, иҗади осталыкларын күрсәттеләр, гаилә ядкарьләрен барладылар. Һәрберсе җиңүгә лаек булса да, беренче урын быел җырчы кыз Алсу Мансуровага бирелде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз