news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең яшь гвардиячеләре Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы өлкәннәрне сөендерделәр

Алар якынлашып килүче Май бәйрәмнәре белән котлап, өлкәннәргә бүләкләр өләште, әңгәмә корды.

(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” бүлекчәсе штабы Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен сөендерде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Алар якынлашып килүче Май бәйрәмнәре белән котлап, өлкәннәргә бүләкләр өләште, әңгәмә корды, “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында яңартылган палатадагы шартлар белән кызыксынды. Өлкән буын яшьләрнең бу гамәлләрен шатланып кабул итте, игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot