news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең яшь белгечләре “World Skills”ка әзерләнә

Әлмәт политехника техникумының икенче курс студенты булган Данил Нуриев World Skills чемпионатында балта осталары юнәлеше буенча катнашачак.

(Әлмәт, 9 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Август аенда Казанга 56 юнәлеш буенча көч сынашыр өчен дөньяның 60 иленнән килгән яшь белгечләр җыела. Ә майда исә “World Skills Russia” милли чемпионаты узачак. Катнашучылар арасында әлмәтлеләр да бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт политехника техникумының икенче курс студенты булган Данил Нуриев World Skills чемпионатында балта осталары юнәлеше буенча катнашачак. Составына Данил кергән Татарстан җыелма командасы бәйгедә өч көн буе катнашачак. Һәр көнне алар берәр модуль башкара. Яшь балта осталарына төрле конструкцияләр ясарга кирәк була.

Данилдан тыш, Әлмәт техникумнан чемпионатка тагын 7 кеше катнашачак.

Татарстанның киңәйтелгән җыелма командасы составында бер яшүсмер һәм җыелма команданың өстәмә составында тагын дүрт яшүсмер барачак. Алар арасында Тимур Арсланов та бар. Тимур бу ярышларда веб-дизайн юнәлеше буенча катнашачак.

Май ахырында узачак чемпионат җиңүчеләреннән дөнья чемпионатында катнашу өчен җыелма команданың киңәйтелгән составы формалашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot