Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең "Ялкын" халык биюләре ансамбле үзенең хисап концертын куйды
"Ялкын" халык биюләре ансамбле "үрнәк" исеменә лаек булды.
(Әлмәт, 13 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 9-10 март көннәрендә "Ялкын" халык биюләре ансамбле үзенең хисап концертын уздырды. Бу матур бәйрәм чарасы Әлмәт драма театры бинасында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Нәркиз Харисов һәм Айгөл Мусина җитәкчелегендәге бу ансамбль күптән түгел "Россия мәдәниятләре" фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Ансамбль тамашачылар хозурына Кырым татарларының, керәшен татарларының, Кавказ, Төрек, Свердлау, Әстерхан халыкларының биюләрен тәкъдим итте.
Төрле халык биюләреннән торган концерт программасы Әлмәт драма театры артистларының, "Татар моңы" бәйгесе лауреаты Раушан Сөләйманов һәм музыка көллияте студенты Тимур Мусинның чыгышлары белән үрелеп барды.
Бүгенге көндә ансамбль репертуары үз эченә 17 биюне ала. Бу концертка әзерлекне алар инде гыйнвар аенда ук башлап җибәргән булганнар.
Татарстан Мәдәният министрлыгыннан "Ялкын" халык биюләре ансамбленең "үрнәк" исеменә лаек булуын хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз