Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең «Ялкын» ансамбле туган көнен билгеләп узды
«Ялкын» халык биюләре ансамбле яшь булса да, башкалардан гадилеге, халык традицияләренә зур игътибар бирүе белән аерылып тора.
(Әлмәт, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында күптән түгел телгә кергән һәм зур чараларда катнаша башлаган яшь ансамбльнең оешу тарихы бай: аның башлангычында «Әлмәтем» халык бию ансамбленең горурлыгы булган Нәркиз Харисов тора. Ул үзе дә хәзер өметле җитәкче буларак танылып килә. Аның карамагында оешкан «Ялкын» ансамбле шушы көннәрдә үзенең биш еллык кечкенә генә, әмма күңелле юбилеен Әлмәт театры сәхнәсендә билгеләп узды, дип яза җирле басма.
– Моннан биш ел элек мин татар гимназиясе каршында халык биюләрен үз эченә алган балалар ансамбле булдырыйк дип гимназия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Фирүзә Вәлиуллинага рәхмәт, минем теләкне куәтләп, бергә матур гына эшләп киттек. Инде репертуарыбыз да киңәйде. Киләчәктә үрнәк ансамбль исеменә лаек буласыбыз килә, – ди Нәркиз.
Ә балалар саны хактан да саллы: бүген берничә төркемгә 150 гә якын бала йөри. Инде ансамбль эчендә берничә төркем дә оешкан: «Мирас», «Сәйлән», «Юлдаш». Исемнәре дә җисемнәренә туры килә, коллективларда бердәмлек тә, дуслык та, тарихка хөрмәт тә бар.
Махсус юбилей кичәсенә дә кавказ, төрек, керәшен татарлары биюләре әзерләгәннәр бит! Балаларның да остарулары күренә, аеруча коллективларда өметле егетләр күплеге куандыра. Халык биюләре ансамбле исемен хактан да курыкмыйча горур йөртә алалар хәзер.
Ялкынлы «Ялкын» ансамбленең инде ирешкән уңышлары да шактый. «Чыңлы тамчы» район конкурсында ничә ел рәттән алдынгы урыннар билиләр. «Россия бердәмлеге» һәм «Россия байлыгы» (Мәскәү, 2016 ел) халыкара фестивальләре җиңүчеләре. «Без бергә» республика фестивале лауреатлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз