news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлмәтнең урам театрлары» проекты гамәлгә куелды

Проектның максаты – халыкның социаль активлыгын һәм шәһәрдә үткәрелә торган чараларның күңеллелеген арттыру

(Әлмәт, 13 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре администрациясе белән берлектә «Татнефть» «Әлмәтнең урам театрлары» проектын башлап җибәрә, дип яза җирле басма.

Проектның максаты – халыкның социаль активлыгын һәм шәһәрдә үткәрелә торган чараларның күңеллелеген арттыру, корпоратив һәм шәһәр чараларына күбрәк тамашачыларны җәлеп итү, яшьләрнең иҗади үсешен активлаштыру. Проектта катнашырга үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны, яшь талантларны һәм үзен сәнгатьнең урам төрләрендә сынап карарга һәм күрсәтергә теләгән әлмәтлеләрне чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot